Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Cроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштырып буламы?

Сроклы хезмәткә эләккән һәр ир-ат контракт төзергә теләге барлыгын хәрби комиссариатта әйтә ала. Анда аны медицина комиссиясен үтү өчен чакырачаклар.

Һәр граждан сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алыштырганда без тәкъдим итә алырлык берничә юнәлеш бар. Алар турында без Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йортында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында шәхси кабул итүдә сөйли алабыз», – диде ул.

Сроклы хезмәткә эләккән һәр ир-ат контракт төзергә теләге барлыгын хәрби комиссариатта әйтә ала. Анда аны медицина комиссиясен үтү өчен чакырачаклар. Анда аңа туры килә торган часть тәкъдим итәләр. Ул махсус хәрби операция зонасына эләкмәскә дә мөмкин.Барысы да вакантлы урыннар санына, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлек торышына һәм аның һөнәри яраклылыгына бәйле булачак.

«Мәсәлән, РФ Саклану министрлыгы Баш идарәсенең 12нче часте бар - ул часть махсус хәрби операциядә катнашмый. Ләкин анда шулай ук лаеклы акча түләнә һәм контракт буенча анда хезмәт итәргә мөмкин. Мондый частьләр төрле төбәкләрдә бар, һәр кандидатны аерым карарга кирәк. Шулай ук контрактка кул куйган һәр срочник Саклану министрлыгыннан 195 мең сум һәм өстәмә стимуллаштыручы түләүләр алачак», – диде хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы урынбасары Рөстәм Сафиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев