Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында сөлге җыю күтәренке  кәеф белән үткән
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында сөлге җыю күтәренке кәеф белән үткән

Чүк бәйрәме өчен бирнә җыю – борынгы Һәм иң матур йолаларның берсе. Ул Мәшләктә 18 июньдә узачак.

Буыннан-буынга күчеп килгән бу йола – бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары белән берлектә, Чүк бәйрәменә бирнә җыйды.

Авыл халкының милли киемнәр киеп,  өстәлләр әзерләп,  тәм-том белән каршы алуы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Бирнә җыю, зур оешканлык белән, озак вакытлар олысы-кечесенең күңелендә калырлык булып үтте.


Нет комментариев