Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайның Бахта һәм Югары Кондрата мәктәпләре яңа уку елына әзер

“Туганайлар” редакциясе республикабызның керәшен авылларындагы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлекләрен һәм Белем бәйрәменең ничек үтәчәген белеште.

Чистайның Бахта авылы мәктәбе “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе”нең филиалы булып санала. 1981 елда төзелгән бинада башлангыч класслар укый. Яңа уку елына беренче класска 5 укучы кабул ителәчәк. Дүртенче класста 12 бала укыячак. Җәй көне мәктәпнең стеналарын  яңартканнар, класс бүлмәләрендә линолеум алыштырганнар, зал идәннәрен буяганнар.

Югары Кондрата мәктәбе – тугыз класслы. 2021-2022 уку елында мәктәптә 16 бала укыячак. 1996 елда ачылган мәктәпкә 25 ел була. Беренче класска килүче балалар юк. Чыгарылыш класста 4 бала белем алачак. "Яңа уку елын башларга бөтен шартлар да тудырылган  – мәктәптә ремонт ясалган, кабинетлар җиһазлар белән тулыландырылган. Мәктәптә ремонт ясалды. Яңа компьютерлар һәм прожекторлар алынды",  – дип хәбәр иттеләр Югары Кондрата мәктәбендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев