"Чишмәкәй" җиңүче булды
18 ноябрьдә Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы керәшен атнакөн мәктәбе балалары Халыклар Дуслыгы Йорты һәм Менделеев районы мәгариф бүлеге инициативасы белән, Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында булып кайттылар.
Алар күпмилләтле атнакөн һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестивалендә катнаштылар. Көннең беренче яртысында "Чишмәкәй" ансамбле "Халык иҗаты" номинациясенең сайлап алу турын узды.

Аннан соң, гала-концертта "Келәм тукучылар" керәшен биюен башкарып, фестивальнең җиңү- челәре булдылар. "Чишмәкәй" II дәрәҗә дипломга һәм 15 000 сумлык сертификатка лаек булды.


"Чишмәкәй" ансамблен җиңү белән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев