Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 2 процент ставка белән ипотека алу мөмкинлеге бар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар. Бу хактагы карар РФ Президентының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 2024 елның 22 апрелендә РФ Хөкүмәте белән килештерелгән, дип хәбәр итә Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар (бурычларны үтәүгә ярдәм итүчеләр) һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге аерым федераль хакимият органнарында, социаль тармакта, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә үз эшчәнлеген алып барган затлар хәзер икенчел базарда 2 процент ставка белән фатир сатып алу мөмкинлегенә ия», - диелә хәбәрдә. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

Ташламалы ипотека программасыннан Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье, Херсон һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр дә файдалана ала.

«Шулай ук Белгород өлкәсе территориясендә яшәүче һәм Белгород өлкәсе территориясендә урнашкан, утка тоту нәтиҗәсендә яшәүгә яраксыз дип табылган торак йортларның хуҗалары булган гражданнарның беренчел базарда да, 2 процент ставка белән ташламалы ипотека программасы кысаларында икенчел базарда да фатир сатып алу мөмкинлеге бар», - дип аңлаттылар ведомствода.

Күрсәтелгән шартларда ташламалы ипотека кредитын 2025 елның 30 апреленә кадәр алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев