“Uen Fest” — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект.
Татарстанда яшәүче халыкларның милли уеннары хакында «Uen Fest» фестивале кысаларында онлайн дәресләр аша танышып булачак.
«Әлеге китапханә тулыланып торачак. Проектта катнашырга без Татарстанның мәдәни оешмаларын, ансамбльләрне чакырдык. Хәзер алар үзләренең милли уеннарын әзерли. Бу материаллар You Tube каналларда да яктыртылып барачак. Моннан тыш, аниматорлар ишегалларына барып, халыкка уеннарны күрсәтәчәк», — ди Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
“Бәрмәнчек”ләр катнашындагы керәшен милли уеннары 6 август көнне төшерәләчәк.
Нет комментариев