Ансамбль солистлары - Оксана Дмитриева белән Регина Павлова “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруында
Иртәгә, 26 актябрь көнне, “Татарстан” дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең (ГТРК Татарстан) “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солистлары катнаша. Анда Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева белән Регина Павлова ансамбльнең юбилей сезоны турында сөйләп, кайбер серләрне ача.
Тапшыру иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсе 27 октябрь көнне, Филармония концертлар залында (Павлюхин урамы, 73 йорт) узачак.
Нет комментариев