“Бәрмәнчек” ансамбле Казанда  “Гөргөри кияүләре +” тамашасын куячак
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Казанда “Гөргөри кияүләре +” тамашасын куячак

Тамашалар 29 август, 30 сентябрь көннәрендә булачак

 “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы янәдән Казанда күрсәтеләчәк.

Күңелле тамаша 26 август көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, ә 30 сентябрьдә "Чулпан" мәдәни үзәгендә куелачак.

Әсәрнең авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссёр Илгиз Зәйниев. Режиссёры – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Радик Бариев. Әлеге тамашаны ансамбль 2020 елда тәкъдим итте.

Риф Якупов фотосы.


Нет комментариев