“Бәрмәнчек” ансамбле артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Бу хакта ансамбльнең директоры Артур Поляков хәбәр итә
Яңа эшчәнлекне һәм репетицияләрне “Бәрмәнчек”ләр Казан шәһәренең Спартаковская урамында урнашкан яңа бинада башлап җибәрде.
“Илдәге санитар-эпидимиологик хәл аркасында, әлегә концертларыбыз тукталып тора. Хәзерге вакытта “Питрау - 2020” республикакүләм керәшен культурасы бәйрәменә әзерләнәбез. 2 сәгатьлек онлайн концерт бирәчәкбез”- ди Артур Поляков.
Нет комментариев