Борды мәктәбе укучылары хәрбиләргә ярдәм итә
Тукай районының Борды авылы мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә окоп шәмнәре ясыйлар.
Окоп шәме – махсус хәрби зонадагылар өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул – кыр шартларында җылылык һәм яктылык чыганагы. Шуңа да, авыллардагы мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә окоп шәме ясауга зур игътибар бирәләр. Мөмкинлеге булган һәрбер кеше бу эшкә үзеннән өлеш кертергә тырыша.
Мисалга, Тукай районының Борды мәктәбен китерергә була. Анда укучылар һәм укытучылар – барысы бергәләп, СВОдагыларга ярдәм буларак, окоп шәмнәре ясыйлар.
«Без Ватан кушкан бурычны үтәүче батыр ир-егетләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез. Бергәләп, окоп шәмнәре ясыйбыз. Уртак эшкә үз өлешебезне кертә алуыбызга горурланабыз», – дип әйтә укучыларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев