Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Борды-Чишмә» җыруга сәләтле малайларны һәм кызларны үзенә җыйган ансамбль

Тукай районындагы Борды авылының нәни «Борды-Чишмә» ансамблен тал ботакларында язын уянып, кояш нурларын үзенә җыйган бәрмәнчекләр белән чагыштырырга булыр иде.

Тал песие-бәрмәнчекләр инешләрдән йөгергән язгы су-көзгегә багып, бар дөньяга шатлык, яктылык тарата. Шуның шикелле, «Борды-Чишмә» балалар фольклор ансамбле дә сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук, керәшен көйләрен үз авылларының элгәреге әбиләречә башкарып, күңелләрне җыр-моң дөньясында ял иттерәләр. Әле 2023 елның көзендә генә оешкан бу балалар ансамбле җитәкчесе, лаеклы ялдагы укытучы Елена Маслованың репертуарны дөрес сайлавы күренеп тора. 

«Борды-Чишмә»гә биш-ун яшьлек малайлар һәм кызлар йөри. Узган ел азагында алар республикакүләм «Туым жондозы» конкурсының Әлмәттәге зона сайлап алу турында катнашып, үзләрен сынап карарга булганнар. Чын керәшенчә һәм бары тик үз яклары җыруларын гына башкарган «Борды-Чишмә» әлеге зона турында I дәрәҗә лауреат исемен яулый. Һәм керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм XIII «Туым жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестиваленең Казанда оештырылган Гала-концертында чыгыш ясау хокукына ия була. 3 февральдә «Сәйдәш» үзәгендә булган Гала-концертның "Фольклор-этнографик ансамбль«номинациясе «Борды-Чишмә» ансамбленә җиңү китерде — алар I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Заманында Борды авылының Нина Касакина, Зинаида Маслова, Анна Головина, Елена Маклакова һәм Тамара Кузьмина кебек оста җыручыларыннан «Борды» ансамбленә йөрүчеләр отып алган көйләрне бүгенге көндә «Борды-Чишмә» балалары өйрәнә. Ул җырулары Борды урамнарына гына сыя алмыйча, тирә-юньгә таралып, гүя тал ботакларында бәрмәнчекләр уянган табигать үзе дә авыл көен суза:

Җаңа өйләрем түрләрендә 
Ал чәчәкләр аткан гөлләр бар. 
Сезгә җырламыйча кемгә җырлыйм,
Сездән җакын безгә кемнәр бар?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев