Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бездә искечә яңа еллар күпме?

Рәсәйдә ел исәпләре.

Шау-гөр килеп, яңа 2023 елны каршы алган һәм, башлыча, өстәл белән диван арасында үткән сигез көн артта калды. Әмма әле күңел ачуны яратучылар өчен яңа ел бәйрәме бетмәде, чөнки алда – 14 январь. Искечә яңа елны бәйрәм итүчеләр аны 13еннән 14енә каршы төндә билгеләп үтәчәкләр. Хәзер инде бу гадәт онытылып бара, ни дисәң дә, Рәсәй халкының яңа елны яңача каршы алуына бер гасырдан артыграк вакыт үтеп киткән.

1918 елның 14 февралендә большевиклар хөкүмәте илдә гадәтләнгән календарьне үзгәртә – Европадагы шикелле үк, Григориан календарена күчерә. Ел исәбе Европадагы башка халыкларныкы белән бер үк төрле алып барыла башлый. Аңа кадәр Рәсәй халкы Юлиан календаре буенча яшәгән. Алар арасындагы аерма – 13 көн.

Әмма моны чиркәү танымый, элеккечә үк, Юлиан календарен (иске стиль) куллана. Шунлыктан, Рождество да, католик дәүләтләрдәге сыман 25 декабрьдә түгел, ә 7 январьдә бәйрәм ителә. Яңа ел 14 сентябрьдә (иске стиль белән – 1 сентябрь) билгеләп үтә.

Большевикларга кадәр дә Рәсәйдә календарь алмашынган – 1700 елда, Петр I Указы белән ел исәбен Юлиан календаре белән алып бара башлаганнар.

Ә аңа кадәр илдә Византия календаре кулланылган. Иван Грозный патшалык иткән вакытта, якынча 1492 елны Рәсәйдә календарь реформасы булган яңа ел 1 сентябрьдән исәпләнелә башланган. Иван Грозныйга кадәр илдә яңа ел башы 1 мартка туры килгән.

Болары инде тарихта гына калган. Илебездә 1 январьдән 2023 ел башланды. Шунысын да әйтергә кирәк: халык төне буе исерткечле мул табында яңа елны каршылап, 1 январьдә башы авыртып интексә, чиркәү ул көнне азаб чигүче изге Вонифатийны искә ала. Эчкечелектән котылу өчен, нәкъ менә изге Вонифатийга инәлергә кирәк, диләр...

Фотода: "Мамадыш районының "Җиңгәчәйләр" ансамбле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев