Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бездә кышны шулай озаталар

Олы Аты авылында атна дәвамында кунакларга йөрешеп, мич коймагы ашадык һәм 13 мартта Май чабу бәйрәме белән кышны озаттык

Сәгать 11дә клуб янына җыелдык. Карачкы ясап куелган, самавырлар кайнап тора... Башта Лидия Юмаева Май чабу бәйрәме асылы турында сөйләде. Лидия авылыбызның йолаларын иң яхшы белүчеләрдән санала: май чабу алдыннан атна буе нишләгәннәр, әлеге көннәрнең үзенчәлеген аңлатты.

Авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов та бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде. Олы Атының атаклы җырчысы Владислав Архиреев, чыгыш ясады, шигырьләр сөйләделәр, уеннар оештырылды. Соңрак теләгән һәркем җыр башкарды.

Бау тартышуда урамга каршы урам чыкты. Олысы-кечесе ярышты, бик күңелле булды. Җиңүчеләргә бүләкләр таратылды. Балаларны да онытмадылар. Аларны уйнатып, тәм-томнар, бүләкләр өләштеләр.

Ә ул арада коймак та пешә торды. Аның белән тәмләп чәй эчтек. Гомумән, кешеләр бәйрәмгә кем – тәбикмәк, кем – кыстыбый, кем бавырсак пешереп алып чыкты.

Фотога төшәргә теләүчеләр өчен аерым урын оештырылды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – ул, әлбәттә, карачкы яндыру. Моңа кадәр авылдашыбыз Светлана Буланова тәбикмәк пешерү буенча осталык дәресе күрсәткән иде. Аны төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырдык.

Быел Май чабу бәйрәмен Лидия һәм Константин Юмаев оештырды. Авылдашларны хөрмәтләп, шундый күркәм чаралар оештырган өчен без аларга бик тә рәхмәтле. Бәйрәмдә күп кеше катнашты, чөнки Май чабудан соң ураза башлана.

Ирина Садыйкова, "Туган як"

Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев