Баянчы Владислав Агаповның кызы туган
Хәбәрләр

Баянчы Владислав Агаповның кызы туган

Музыкант әлеге шатлыклы хәбәре белән үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште.

Бик күп артистлар белән эшләүче талантлы баянчы Владислав Агаповның кызы туган. Владислав  – җырчы, "керәшеннәр бароны" Виталий Агаповның кече улы. Шулай итеп, Владислав беренче тапкыр әти, ә  Виталий Агапов – бабай булган. 

Сөенечле хәбәрне Владислав социаль челтәрдәге сторисларында язган. "Менә мин дә әти булдым", – дигән ул. Владиславның тормыш иптәше – Регина исемле татар кызы. 

Әле июль аенда гына Агаповлар гаиләсендә тагын бер зур вакыйга – Виталий Агаповның уртанчы улы Викторның да туе булган иде.

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев