«Бәрмәнчек» ансамбле Актанышта иҗатташ дусларын котлады
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле Актанышта иҗатташ дусларын котлады

Якшәмбе көнне «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле Актаныш районында булып кайтты.

4 сентябрь кичендә Актаныш районының Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле үзенең зур бәйрәм концертын күрсәтте, дәүләт статусына ия булганга – 10 еллык юбилеен балкышлы тантана белән каршылады. 

Биредә мәртәбәле кунаклар, ансамбльнең башлангычында торган ветераннары да катнашты. 

Чакырылыган кунаклар арасында "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә бар иде. Ансамбльнең директоры Артур Поляков коллектив исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. "Дуслык җепләребез өзелмәсен, тамашачы хозуры кимемәсен", - диде ул. 

Шулай ук, "Бәрмәнчек" бәйрәмгә ямь өстәп, иҗади номер да бүләк итте. Чыгышның өзеген түбәндәге видеодан да карый аласыз.

Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев