Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләрен җыйды

20 ноябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» булды.

Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, яңа уку елы башлануга, беренче курста укучы керәшен студентларын үзенә җыя. Бу матур традициягә әйләнде. Быел да, әле кичә генә мәктәп бусагасын атлап чыккан, яшь студент егетләр һәм кызлар, шулай ук, актив керәшен яшьләре Я. Емельянов мәдәни үзәгенә килде. 

Беренче курстагы студентлар көне уңаеннан оештырылган бу кичә 3 өлештән торды. Һәм быел ул, беренче мәртәбә, «этно-квартирник» форматында узды. Ул сүзгә аптырамагыз, гадәттә, кайда да булса — өйдәме, квартирдамы җыелып, сөйләшеп, җырлап, күңел ачып утыруны хәзерге яшьләр «квартирник» дип әйтә. 

Иң элек, «Бәрәкәт» җитәкчесе Алексей Дмитриев «Бәрәкәт» төп юнәлешләре, проектлары белән таныштырды, бөтен эш нечкәлекләрен сөйләп, тәҗрибә белән уртаклашты. 

«Бәрәкәт» — ул керәшен яшьләре. Без оештырган барлык чаралар да яшьләр өчен. Монда бер гаилә булып яшибез, эшлибез. "Бәрәкәт"тә танышып кавышкан парлар да шактый. Әгәр дә кызыклы идеяләрегез булса, нәрсә дә булса оештырасыгыз килсә, курыкмыйча безгә эндәшегез. Киңәшләребез белән һәрвакыт ярдәм итәргә әзер«, — дип сөйләде студентларга Алексей.

Аның фикерен Татьяна Ефремова дәвам итте.

«Без уздырган барлык чаралар үзегезне күрсәтергә яхшы мөмкинлек. Җыр-бию белән генә түгел, яхшы алып баручы, смм специалист, яки афишалар ясый беләсез икән, яки башка талантыгыз булса, фикерегезне әйтергә курыкмагыз», — дип сөйләде ул.

Алексей Дмитриев узган елларда башкарылган эшләре, катнашкан конкурслары, үткәргән бәйрәмнәре турында сөйләде. Сөйләп кенә калмады, бирегә беренче тапкыр килүче беренче курс студентларына истәлекле сувенир — этник киемле төрле милләт вәлкилләре сурәте төшерелгән кечкенә наклейкалар өләште. Студентлар аны шунда ук телефоннары артына ябыштырып та куйдылар. Квартирниктагыларның башклары да бүләксез калмады — лотереядә катнашып, керәшен язулы кепка һәм шоперлар оттылар. 

Кызганыч, башка еллар белән чагыштырганда, быел яшьләр әзрәк килгәннәр. Моны күргәч, җүләр әйтмешли, «Керәшен яшьләре, сез кайда соң?!», дип, Казан уртасына чыгып кычкырырдай булдым. 

Беренче курс студентлары белән дә таныштык. Алар арасында «Айбагыр»лагеренда ял итүчеләр дә бар иде.

«Беренче курс студенты булмасам да, килдем. Чөнки миңа монда ошый. Бәләкәй вакытта лагерьларга йөрергә курка идем, ә «Айбагыр»га баргач, шаккатып кайттым. Барысы да сине якын итә, яхшы күңеллеләр, атмосфераны инде әйтеп бетергесез», — дип сөйләде Азалия Габдулхакова.

Икенче өлештә активистка Вероника Степанова «Бердә — икәү» дигән уен уздырды. Танылган ике керәшен фотосын берләштергәннәр, һәм әлеге фотода кемнәр икәнен белергә тиешләр иде. Күңелле уен булды, көлешә-көлешә, бергәләләп җавап эзләделәр.

«Кряшен чибяре — 2016» титулы иясе Татьяна Ефремова өченче өлештә керәшен җырулары буенча уен уздырды. Экранда — 4 рәсем, шуларга карап, яшьләр керәшен җыруын әйтергә тиешләр. Дөрес җавапны тапкан очракта шул җыруны Тамара Минова гитарада уйнап, без кушылдык. Бергәләп җырлашып утыру тагын да күңеллерәк булды. Шушы уен барышында, әлеге җыруларга бәйләп, үз милли киемнәребез, үз бәйрәмнәребез турында да сөйләде.

Кичә азагында бергәләп чәй эчеп, шулай дус-тату, бердәм булып, яңадан очрашырга дип сүз куешып, таралыштылар. Казанда укучы, эшләүче керәшен яшьләре «Бәрәкәт»не үз итәрме, аның сафын тулыландырырмы — карап карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев