Балык Бистәсе керәшеннәре Покрау бәйрәменә җыелачак
Хәбәрләр

Балык Бистәсе керәшеннәре Покрау бәйрәменә җыелачак

Кичәдә районның фольклор ансамбльләре катнашачак

17 октябрь көнне Казаклар Чаллысы мәдәният йортында "Покрау җитсә, кыш килә" кичәсе үткәреләчәк.

Кичәдә Казаклар Чаллысы, Иванай, Алан-Полян, Лесхоз, Шомырбаш, Бирдебәк, Үри авылларыннан фольклор ансамбльләре чыгышлары көтелә. Авылның иң уңган бакчачылары да игътибарсыз калмаячак. Концертта "Иң яхшы бакчачы" конкурсына да нәтиҗә ясаячаклар.

Башлана - 19.00 сәгатьтә.


Нет комментариев