22 июньдә Баграж авыл җирлегендә якынлашып килүче Яшьләр көне уңаеннан «Авыл кичләре» дип исемләнгән чара оештырылды
Кичә барышында район яшьләр эшләре идарәсе авыл яшьләре өчен модераторлар белән мәйданчыклар тәкъдим итте. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.
Безнең заманның төп казанышы – ул төрле конкурсларда, форумнарда, фестивальләрдә катнашучы актив яшьләребез. Багражның актив яшьләренә авыл һәм район тормышында күңелләрен биреп катнашуалыр өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев