"Зәй офыклары" елга нәтиҗә ясый
"Зәй офыклары" газетасы "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле катнашындагы видеога "Ел видеосы - 2020" дигән исем бирде.
"Быел сентябрьдә узган сайлауларга "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле трактор белән килде. Әлеге вакыйга турындагы сюжет социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйды, республиканың үзәк каналыннан да күрсәтелде. Безнең редакция фикеренчә, Рәзимә Кашапова белән Юлия Казамарованың уртак иҗат җимеше булган сюжет "Ел видеосы-2020" номинациясендә җиңүче дип табылды", - дип яза газета.
Нет комментариев