Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Баграж буйлары» коллективы сайлауга тракторда килде

«Баграж буйлары» керәшен фольклор коллективы Сарсаз Баграж авылы мәдәният йортында урнашкан 1459нчы сайлау участогына кечкенә тракторда килде

Моңа кадәр коллектив ат олаулары һәм бишекле мотоцикл белән Сабантуй һәм Питрау бәйрәмнәренә йөри торган булган. Сайлауга исә шулай бергә мини тракторга утырып, гармуннар белән җырлап беренче мәртәбә килүләре. Ансамбль җитәкчесе Алексей Герасимов әйтүенчә, бу башлангычны коллектив хуплап күтәреп алган. Тимер ат иясе Александр Биканов та әлеге ансамбльгә йөри икән. Коллективның гадәти булмаган төстә сайлауга җырлашып килүе сайлауга үзенчәлек, бәйрәм рухы өстәде.
-Элек ат олауларында сайлауларга шулай йөргәннәр бит, нигә әле шул матур гадәтне яңартмаска, -ди Алексей Герасимов.
Өйдән-өйгә йөреп, һәрбачасын җыйнап, матур итеп килгән «Баграж буйлары» коллективы, мәдәният йорты алдында бераз җырлап-биеп тә алды. Аннан алар берәм-берәм сайлау участогына кереп, үз тавышларын бирде. Участокта аларны җылы каршылап, барлык санитар таләпләрне үтәп сайлаттылар.
Сайлау комиссиясе рәисе Ләйсән Данилина әйтүенчә, коллективтан мондый сюрпризны көтмәгән булганнар. Араларыннан иң беренче булып дүрт дистә ел бергә гомер итүче Валентина һәм Александр Черновлар сайлады.
-Агымдагы елда икенче сайлау инде үзенчәлекле уза. Участокта барлык санитар таләпләр үтәлә, сайлау оештырылышы яхшы, гражданлык бурычын үтәргә тиешбез, киләчәгебез өчен тавыш бирәбез бит, -ди гаилә башлыгы Александр Чернов.
Аның сүзләрен тормыш иптәше Валентина да куәтләде.
-Сайлауларны көтеп алабыз, сайлауга бару матур гадәтен балаларыбызда да тәрбияләдек, беребез дә киләчәгебезгә битараф булырга тиеш түгелбез, -ди Валентина Чернова.
Тимер ат иясе Александр Биканов та ансамбльгә тормыш иптәше белән бергә йөри икән.
-Әлеге коллективта булуыбызга шатбыз, кайгыда да, шатлыкта да без бергә. Ансамбльгә йөрү –үзе бер зур шөгыль, юаныч бит. Алдагы сайлауларга да шулай бердәм, матур итеп килербез дигән өметтә мин, -ди Александр Биканов.
Коллективка килгәндә, «Баграж буйлары» керәшен фольклор коллективы 1995 елда оешкан булган. Шул көннән ул - районыбызның йөзек кашы, аның барлык чараларында да катнаша. Коллектив ике дистәгә якын кешене колачлый, аларның күбесе бюджет оешмасында эшли. Репертуарга килгәндә, коллектив керәшен җыруларына, Виталий Агапов иҗатына өстенлек бирә. Авылда әлеге коллективка алмашка кечкенә һәм урта яшьтәге малай-кызлардан "Сандугач" керәшен фольклор коллективы шомарып килә. Буыннар чылбыры өзелми, димәк.
Сарсаз-Багражда, шул рәвешле, балаларда кечкенәдән керәшен йола-гадәтләре, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләнә.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев