Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев: «Иң зур планыбыз — Югары Багражда, реставрациядән соң, чиркәү ачу»
Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич 2025 елга булган планнары, хыяллары турында сөйләде.
— 2024 елның иң зур вакыйгасы — Сарсаз Баграж авылында чиркәү ачу. Авыл халкы аны күптәннән көтте, чөнки моңа кадәр әле беркайчан да Сарсаз Багражда чиркәү булмаган. Ул авылның калкулык урынында төзелде. Янәшәдә башыру качы һәм өч чаң да урнаштырылды. Халык бәйрәмнәрдә чиркәүгә келәүгә йөри. Келәүләрне Зәйдән килеп, протоиерей Александр алып бара.
2025 елга иң зур планыбыз — Югары Багражда, реставрациядән соң, Живоначальная Троица чиркәвен ачу. Аны ачу тантанасын авылның престол бәйрәме булган Тройсын көнендә, ягъни 8 июньдә уздырырга уйлап торабыз. Югары Баграж чиркәве мәдәни мирас объектларын саклау программасына кертелеп, аны өр-яңадан торгызу 2023 елның язында башланган иде. XIX гасырда ничек төзелгән булган, чиркәүне нәкъ шундый итеп, өр-яңадан торгызуда олы тәҗрибәгә ия белгечләр эшли. Тарихи чиркәүне кабаттан халыкка кайтару Баграж җирлеге генә түгел, районыбыз, республика өчен дә шатлыклы вакыйга булачак.
Шул ук Югары Баграж авылында, Татарстан көненә туры китереп, республика программасы нигезендә, фельдшер-акушерлык пункты да ачарга җыенабыз. Ул безнең җирлектәге икенче ФАП булачак, аның беренчесе 2023 елны Сарсазда төзелеп, файдалануга тапшырылды.
2025 елга үзара салым бер кешедән 600 сум итеп билгеләнде. Аны январь аенда җыя башлыйбыз. Ул акчага ике күпер ремонтлау планлаштырыла. Берсе — Урта Багражда, Сарсаз Баграж чиркәве каршындагы күлне тирәнәйтеп казып, өстәмә торбалар салып, ярларын тәртипкә китереп, матурлап куярга кирәк булачак. Югары Багражда авыл үзәген төзекләндерергә җыенабыз. Алда, шулай ук, юлларны рәтләү, өч авылда да урам утларын карау, зиратларны тәртипкә китерү шикелле авыл җирендәге гадәти эшләргә тора.
Яңа 2025 ел йорт-җирләргә иминлек, бар кешегә дә ныклы сәламәтлек алып килсен. Авылларыбыз өстендә яңгыраган чиркәү чаңнары күңелләрне яктылык белән тутырсын. Бәрәкәтле, талигалы һәм тыныч еллардан булсын иде инде бу яңа 2025 елыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев