Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр"ның педагог-оештыручысы Алёна Евдокимова: "Беренче елымда ук балаларга терәк, наставник буласым килде"

Алёна Евдокимова (Кудряшова) "Айбагыр"да тугызынчы елын эшләгән

– Лагерьда башта өч ел – вожатый, аннан алты ел педагог-оештыручы булып эшлим. Беренче елымда ук балаларга терәк, наставник буласым килде. Вожатыйлар арасында шундый кечкенә генә сәламәт конкуренция бар. Чөнки, смена азагында иң яхшы отряд, иң яхшы вожатый билгеләнә. Бу – үзеңне төрле яклап камилләштерү өчен яхшы стимул.

“Айбагыр”да ял итеп киткән балалар арасында “Алёна түти, минем талантны күреп алып, сәхнәгә чыгардыгыз, оялуым һәм куркуымны җиңәргә булыштыгыз”, – дип, рәхмәт әйтүчеләре дә бар. Лагерьда ел саен бер ук балаларны күрү дә шатландыра. Димәк, эшнең нәтиҗәсе бар, аларга ошый. Тугыз ел инде җәемне “Айбагыр”сыз күз алдына китерә алмыйм. Бу елларда төрле сфераларда эшләдем, ләкин эшкә урнашканда гел шартым була иде. Бу – җәй көне өч атнага лагерьга бара алу мөмкинлеге. Күп вакытта, төп эшемнән административ отпуск алып булса да лагерьга килә идем. Керәшеннәрнең киләчәге өчен үземнән ниндидер өлеш кертә алуыма сөенәм, – диде Алёна Евдокимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев