Авылларда көзге өмәләр башланды
Хәбәрләр

Авылларда көзге өмәләр башланды

Питрәч районының Кощаково авылында «Чиста ярлар, чиста чишмәләр” акциясе уздырылды.

Бу көзге экологик акцияне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә җитәкчесе бергәләп оештырдылар.

“Нокса елгасы буендагы чүп-чарны җыештырдык, аннан чишмәләр тирәсен чистарттык”, – дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Чыганак


Нет комментариев