Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәшлекне искә төшергән

Кызу кояш яндырып, башын кая куярга белмәгән Бәчелей дәдәй һич тә бетмәс-төкәнмәс йорт эшләреннән арынып, чиләкләрен беләгенә киеп, коега суга чыкты.

Карчыгы Наталҗа түти үлеп киткәч, чистый хәлдән тайды Бәчелей дәдәй. Ник дисәң, йорттагы барлык эш аның үз җилкәсенә өелде. Ә йорттагы хатын-кыз эшен тавык та чүпләп бетерә алмаслык икән. Элек ул моны ничек белмәгәндер, нишләп күрмәгәндер...

Бәчелей дәдәй шундый уйлар эчендә коедан су алганда, каршы йорт капкасыннан чиләкләрен күтәргән Маланҗа күренде. Аның да ялгызы гына җәшәп җаткан көннәре.

Җәш чагында берничә мәртәбә Бәчелей белән Маланҗаның очрашканы булгалады. Бәчелей әле аны оялтып, бит очыннан үбеп тә алган иде. Кинәт кенә шул чаклар исенә төшеп, Маланҗаның йөрәге әллә нишләп куйды. Кое янында Бәчелей гәүдәсе шәйләнүгә,  аяклары үзләреннән-үзләре, шул якка таба атлады. Нәрсәдер дәртләндерде, өметләндерде Маланҗаны.Сорасалар, ул моны үзе һич әйтеп бирә алмас иде...

– Арумы, Бәчелей? Ни эшләр бетереп җөрисең, – дип сорады Маланҗа. Кое янында күршесенең нишләгәне болай да күренеп тора, тик сүз юктан сүз булсын дип дәшүе инде...

– И, чибәркәй Маланҗа, – диде Бәчелей күрше карчыкның каушап калуын бик тиз аңлап. – Эшләрем бик күп, сөйләшеп торырга вакытым юа. Кич булгач та кер әле, яме...

Шулай диде дә Бәчелей, сулы чиләкләрен күтәреп, гәүдәсен туры тотарга тырышып өенә таба атлады.

Бәчелейнең кунакка чакыруына күңеле булган Маланҗаның йөрәге еш-еш тибә башлаа, су тутырырга оныткан чиләкләрен баскыч өстенә куйды да, өялдындагы сандыгыннан күлмәк сайларга тотынды.

 Караңгы төшүгә, киң итәкле яңа күлмәген киеп, бит очларын алсуландырды. Күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, Бәчелейгә кереп тә җитте.

Маланҗа түти кергәндә Бәчелей дәдәйнең ярым караңгы өендә салкын чәй эчеп утырган чагы иде.

– Әйдә, чәйне соңрак та эчеп була, эшлисе эшебезне башкарыйк, – дип Бәчелей дәдәй идән сайгакларын ачкан. – Чибәркәй, минем арттан төш. Идән астында ут көйләнмәгән, өй эчендәге якты безгә җитәр. Әйдә, тизрәк!

Шулай ашыктыра-ашыктыра, Маланҗаның биленән тотып, аңа төшәргә булышты.

Бу көтелмәгән рәхәтлектән башлары әйләнеп киткән Маланҗа нәрсә уйларга да белмәде. Секунд эчендә башыннан әллә нинди уйлар узды.

– И, Бәчелей, дөнҗа шуның белән яралган бит, идән астына төшмичә дә була иде бит инде, – дип сөйләнгән Маланҗа. – Синең хатының юк, минем – ирем. Без нигә идән астына качып эшлибез соң бу эшне?! Утны гына сүндерик тә, бетте китте.

Күршесен мыек астыннан гына елмаеп тыңлаган Бәчелей дәдәй ипләп кенә сүз кушты:

– Маланҗакай, көндез вакыт юк. Ә син итәкләреңне бераз югарырак күтәрә төш, буялмасын. Монда иске күлмәк кисәң дә ярый иде бит.

– Гомергә бер чакырган күршең янына ничек иске күлмәктән керәсең инде?! Яңасы,  әле бер дә киелмәгәне...

– Ярый-ярый, әйттем исә кайттым. Узган елдан калган иске бәрәңге – ярты баз, үреп бетте, арада черекләре дә бар. Үземә генә чыгарырга бик кыен. Булышырга кердең, рәхмәт, – диде Бәчелей дәдәй күршесенең кулына кәрҗин тоттырып.

Маланҗаның матур уйлары шунда ук чәлпәрәмә килде. Бераз тын ала алмыйча торды. Аннан күзеннән, сүзеннән ут бөркеп, күлмәк итәген сыдырып төшереп, баздан атылып чыкты. Киң итәкләрен җилфердәтеп, өермәдәй атлаучы Маланҗа артыннан бәләкәй капка шапылдап ябылды. Капка тавышына ияреп, Маланҗаның күңелен кузгаткан дәрт-тойгылар да каядыр китеп югалды...

Мария САВЕЛЬЕВА.

Түбән Кама районының Келәтле авылы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев