Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Арумысыз, туганнар!» фестивалендә «Тумар» ансамбле Гран-при бүләген алды

1 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Кассель поселогында «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы узды.

Кассель авылының престол бәйрәме — 4 ноябрь, Көзге Казанский. Шул уңайдан, карендәшләребез үз бәйрәмнәренә кунак төшергәннәр, соңрак «Арумысыз, туганнар!» фестивален оештыра башлаганнар. 

Унике ел элек жирле район көче белән генә башланган әлеге нагайбәк һәм керәшен культурасына багышланган фестиваль-конкурс хәзер өлкә күләмендә зурлап уздырыла. Елдан-ел күбрәк фольклор коллективлар, солистлар катнаша. Быел да жюри карарына шактый иҗади номер тәкъдим ителде. Быел яшьләр азрак. Өлкәннәрдән — Кассель авылыннан «Гумыр» , «Ностальгия», Париждан — «Чишмәлек», Остроленкодан — «Сарашлы» ансамбльләрен әйтеп китәргә кирәк. Бу коллективлар җырлый башлаганда залдагыларның барысы да диярлек, кулларына телефон алып, видеога яздырып бара. Чөнки, башка беркем дә болар кебек керәшен җыруларын казак мотивлары белән башкармый һәм башкара да алмый. 

Быел фестивальнең яңалыгы – катнашучылар үзләре иҗат иткән хикәяләр һәм шигырьләрне дә укыганнар. 

Фестивальдә нагайбәкләрне бәйрәмнәре белән котлап, Татарстан керәшеннәре делегациясе җитәкчесе Ирина Муллина сүз әйтте. Ул нагайбәк карендәшләргә халык мирасын саклауда уңышлар теләде. 

Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә иҗат итүче «Тумар» ансамбле фестивальнең Гран-при бүләген алды. Ансамбль солистлары – Лиана Самойлова, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина. Түбән Камадан Ольга Вәлиуллина беренче урынга лаек булды. 



Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Фершампенуаз авылы һәм Кассель поселогында нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең этник мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча мәдәни һәм фәнни чаралар узды. Елдагыча, быел да бу чараларга Татарстаннан да делегация барды. Татарстан делегациясе составында: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина, үзәкнең фольклор буенча белгече, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова, үзәкнең әйдәп баручы белгече Илүзә Галиуллина, «Тумар» фольклор ансамбле солисткасы Марина Казакова, Түбән Кама шәһәреннән «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин.

31 октябрьдә Фершампенуазда «Көньяк Урал нагайбәкләре» өлкә иҗтимагый форумы булды.

Тулырак:  Татарстан керәшеннәре нагайбәкләргә эшлекле сәфәр белән барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев