Татарстан керәшеннәре нагайбәкләргә эшлекле сәфәр белән барды
31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Фершампенуаз авылы һәм Кассель поселогында нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең этник мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча мәдәни һәм фәнни чаралар уза.
Елдагыча, быел да бу чараларга Татарстаннан да делегация барды. Татарстан делегациясе составында: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина, үзәкнең фольклор буенча белгече, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова, үзәкнең әйдәп баручы белгече Илүзә Галиуллина, «Тумар» фольклор ансамбле солисткасы Марина Казакова, Түбән Кама шәһәреннән «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин.
Бүген, 31 октябрьдә, Фершампенуазда «Көньяк Урал нагайбәкләре» өлкә иҗтимагый форумы бара. Форум Россия Федерациясе халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицион кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Форумга Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург шәһәрләреннән һәм Нагайбәк районыннан мәдәният, библиотека хезмәткәрләре, укытучылар, тарихчылар һәм студентлар килгән иде. Шулай ук, форумда Татарстан республикасы керәшеннәре дә катнашты.
Форумга килүчеләр, иң элек, Фершампенуаз мәдәният йорты фойесында халык иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Монда нагайбәкләрнең кул эшләре, картиналар, тарихи китаплар урын алган иде.
Форумны башлап, Нагайбәк районы башлыгы Егор Тимофеев анда катнашучыларга уңышлы эш көне теләде.
Россия Фәннәр академиясенең Екатеринбург шәһәрендәге Урал бүлегенә караган Тарих һәм археология институтыннан этнотарих үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы Ирек Атнагулов нагайбәкләр тарихын күптәннән өйрәнә. Форумда ул нагайбәкләрнең туклану системасы турында сөйләде, аның структурасына, көндәлек практикасына анализ ясады.
Татарстаннан барган делегация членнары да чыгыш ясады. Алексий Колчерин «Нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең бүгенге тормышында дин роле” темасы белән чыгыш ясады. Ул, шулай ук, нагайбәкләр өчен керәшенчә дини кенәгәләр дә алып барган. Чиркәүләргә, библиотекаларга, өлкәннәргә бүләк итте ул аларны.
Ольга Вәлиуллина керәшен киемен реконструкцияләү һәм яңадан торгызу буенча, Түбән Кама шәһәре һәм Татарсан Республикасы керәшен оешмасы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Лиана Самойлова исә, керәшеннәрнең музыкаль-фольклор материалларын заманча эшкәртү буенча чыгыш ясады.
Узган ел карендәшләребез “Нагайбәк халык театры” проекты белән Россия Президенты фонды грантына ия булганнар. Ел дәвамында шул проектны тормышка ашырып, нагайбәк авылларында үзешчән театр булдырылган. Алар һәрберсе спектакльләр өйрәнеп, халык күрсәтә бара. Бүген исә, Нагайбәк районының “Тамаша” халык театры премьера – “Париж күге астында” спектаклен чыгара.
1 ноябрьдә, исә, Кассель поселогында нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең халык иҗатына багышланган “Аруымы сыз, туганнар” фестиваль-конкурсы узачак. Фестивальдә нагайбәк һәм керәшен халык ансамбльләре чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев