Артем Пискунов: «Резедә тәкъдим ясагач та тагын бер ел уйлады»
Артем Пискунов белән интервьюдан өзек.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Резедә белән театр училищесына укырга кергәндә, консультация вакытында ук таныштык. Аңа гашыйк булган мизгелемне дә беләм. Ул ак күлмәктән училище баскычыннан төшеп килә... «День первокурсника» иде – Резедә кичәне алып барды. Җаваплы мәхәббәт түгел иде, әлбәттә. Кая инде! Мин яңа авылдан килгән сипкелле, түгәрәк кенә егет. Ә ул – Казан кызы! Аның артыннан беренче курста йөрдем, икенчедә, өченчедә, дүртенчедә... Эшли башлагач, беренче елны, икенче елны... Егетләре белән җитди генә итеп мөнәсәбәтләр ачыклаган чаклар да булды. «Нигә аның артыннан йөрисең?» – диләр иде. «Яраткач, йөрисең инде», – дип җавап бирәм... Театр ремонттан соң ачылгач, 2009 елда, «Айгөл иле» спектаклендә бергә уйнадык. Шунда, ниһаять, якынаеп киттек. «Әйдә, тагын бер тапкыр очрашып карыйк», – дидем. «Юк, булмый, Пискунов, аннары үзеңә авыр булачак бит», – ди. «Соңгы тапкыр! Булмый икән, йөрмим дә, килмим дә», – дидем. Килеште... Шуннан соң 4 ел очраштык. Ә тәкъдимне Санкт-Петербургка баргач, Петергофта ясадым. Әле ул анда да: «Ярыймы мин уйлыйм?» – диде. Һәм тагын бер ел уйлады! Ул кияүгә дә теләмичә чыкты. Үз сүзләре бу... Әнисе: «Кешене алай интектерергә ярамый», – дигән. Аныкылар мине яратты: авылда үскән егет, эш беләм – кирәк булса, һәрвакыт ярдәм итәм. Кыскасы, уңган-булган кияү!
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Шулай! Мин моның белән 70–80 процент килешәм. Беркем дә, әлбәттә: «Әнигә охшасын иде», – дип, хатын эзләми, без моны инстинктив рәвештә эшлибез. Ир-атларның генында ул, чөнки безгә иң якын кеше – әни. Ир-ат, гадәттә, малай дип хыяллана да, ә улы тугач, ул әнинеке булып куя. Без менә дүрт ир туган, барыбыз да мамага тартыла. Әйе, ир-ат әнисенә күбрәк бәйләнгән. Әмма әни белән хатынымның арасы якын булмаса да, Резедәгә каты бәрелмәс идем. Минем белән әнигә түгел, хатынга яшисе. Миңа да әни белән түгел, хатын белән яшисе. Әни кеше өчен иң мөһиме – баласы бәхетле булудыр. Килен кайтып синең белән сөйләшәме, булышамы, туганнарны туган итә беләме – дөрес, кемдер өчен болар да мөһимдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев