Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апрель ае – Җырчы Җәкәү җортында Тукай керәшеннәренә багышлана

Бүгенге көндә Тукай районында 43 меңнән артык кеше яши. Шуларның 1100дән артыгы керәшен халкы

Тукай районы Түбән Кама буенча, Көнчыгыш Кама аръягы территориясендә урнашкан. Төньякта — Татарстанның Менделеевск һәм Әгерҗе районнары, көнбатышта — Алабуга һәм Түбән Кама, көньякта — Зәй, көнчыгышта — Сарман һәм Минзәлә районнары белән чиктәш.

Тукай районы 1930 елның 1 октябрендә Яр Чаллы шәһәре административ үзәге хөрмәтенә оештырыла. Район составына Чаллы волосте, Абдул, Әхмәт һәм Афанасьевка волостьлары өлешләре, Күзкәй һәм Шәңгәлче волостьларының берничә торак пункты кергән. 1976 елның 20 апрелендә район Тукай районы дип үзгәртелә.

Бүгенге көндә Тукай районында 43 меңнән артык кеше яши. Шуларның 1100дән артыгы керәшен халкы.

Районда 13 үзешчән халык коллективы эшли. Алар арасында Мәләкәстән “Питрау” керәшен халык фольклор коллективы, “Питрау” үрнәк балалар фольклор ансамбле, Бордыдан “Борды” халык фольклор коллективы, Иске Җирекледән “Җакын туганнар”, Кнәздән “Айбагыр” фольклор коллективлары.

2020 елда районда керәшен чиркәве ачылды, анда службалар керәшен телендә үткәрелә. Керәшен тормышын чагылдырган 2 музей эшли.

Тукай районында 23 авыл җирлеге составындагы 88 торак пункт бар. Шуларның 11 керәшеннәр төпләнеп яши торган авыллар. Алар: Мәләкәс, Иске Җирекле,Яңа Җирекле, Калинин, Куаклы, Борды, Җәйләү, Аулаш, Казиле, Керәшен Маҗыны, Иске Гәрдәле. Кызганычкы каршы үз культурасын саклаган керәшен авылы Мартыш, хәзерге көндә юк.

Тукай районыннан күп кенә танылган шәхесләр чыккан. Алар арасында:

  • Халыкка керәшен җыруларын беренче булып таныткан Раиса Тимофеева,
  • Николай Храмов;
  • Галина Александровна Казанцева - танылган опера җырчысы,Татарстан Республикасының халык артисты;
  • Ренат Григорьевич Терентьев - хәрби врач, запастагы медицина подполковнигы. Хәрби хезмәт юлын Афганистан, Германия, Молдавиядә үтә.
  • Борис Михайлович Анисимов - техник фәннәр докторы.
  • Николай Васильевич Евстафьев - икътисад фәннәре докторы, доцент.
  • Иван Владимирович Ульянов – Татарстанның атказанган механизаторы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары кавалеры.
  • Еремеева Мария Платоновна - III дәрәҗә Дан ордены кавалеры;
  • Иван Алексеевич Еремеев –Санкт-Петербург каласында прокурор вазыйфасын башкаручы юридик фәннәр кандидаты, генерал. 2003нче елда "Татарстан Республикасының атказанган юристы ", 2009 елда “Россия Федерациясе прокуратурасының лаеклы хезмәткәре" исеменә лаек була.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев