Аномаль салкыннарның кайчанга кадәр сакланачагы билгеле
Хәбәрләр

Аномаль салкыннарның кайчанга кадәр сакланачагы билгеле

Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап аномаль салкын һава торышы урнашты

Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал.

Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак.

 


Нет комментариев