Аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле кисәтү игълан ителде
Хәбәрләр

Аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда 15 январьга кадәр аномаль салкын һава торышы булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республикада аномаль-салкын һава торышы көтелү сәбәпле, 10-15 январьда давыл турында кисәтү игълан ителде. Бу чорда республика территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы −18 булган −24 градус аномаль-суык һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15 градуска түбәнрәк.

10-15 январь көннәрендә һаваның минималь температурасы −23 −28 тәшкил итәчәк, 11 январьда урыны белән −33кә кадәр, көндез максималь температура −16 −21 градус көтелә.

Салкынайту сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә татарстанлыларга саклык чараларын үтәргә киңәш иттеләр. Республикада яшәүчеләргә шәхси автотранспортта торак пункттан читкә - табигатькә, урманга, балыкка һ.б. баруны кичектереп тору хәерле.

Шәһри Казан

Алина Кондратьева фотосы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев