Быел әдәби-мәдәни спорт бәйрәме Мамадышта үтте
14 августта Мамадыш шәһәрендә «Фәйзуллин йөзүләре» узды. «Фәйзуллин йөзүләре» — татар әдәбиятында гына була торган үзенчәлекле бер бренд, әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме. Ул җәй көне — августның беренче көннәрендә, Равил Фәйзуллинның 4 августтагы туган көне тирәсендәрәк үтә. Бәйрәмнең иясе әйтүенчә, быел инде 43нче тапкыр уза ул.

Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла; Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат; республика газеталарының баш мөхәррирләре һәм аларның урынбасарлары катнашкан.

Финишка беренчеләрдән булып Равил Фәйзуллин, аның улы Газиз һәм Данил Гыйниятов килгән.
Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/knzk-msl/bu-shimbd-oly-byrm
Нет комментариев