Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Кукина — Россиянең Мактаулы доноры

Анастасия Кукина Зәй районының Кабан-Бастрык авылы кызы. Аңа 67 яшь. Ул үз гомерендә 80 мәртәбә кан биргән.

1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр бала тудырган хатынга иренең канын салган һәм шул рәвешле аның гомерен саклап калуга ирешкән. Шуннан башлап, әлеге көн беренче чиратта бушлай кан бирүчеләргә һәм шул гамәлләре белән башка кешеләрнең сәламәтлеген саклап калучыларга багышлана. Мондый донорлар арасында карендәшебез Анастасия Кукина да бар. Ул Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә. Беренче тапкыр ул 19 яшендә кан тапшырган булган. Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга «Россиянең мактаулы доноры» дигән күкрәк билгесе тапшыралар.

Анастасия Тарасовна авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, иптәш кызлары белән Чаллыга китеп, КАМАЗ заводына эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы әлеге заводта хезмәт куя. Пенсиягә чыккач, тормыш иптәше белән туган авылына Кабан-Бастрыкка кайтып төпләнә.

Кан бирә башлау өчен берәр нәрсә сәбәпче булдымы, дигән сорауга ул:

«Заводка 1976 елда кан алырга килделәр. Мин дә хезмәттәшләремә ияреп кан бирергә булдым. Тормышта төрле хәлләр була бит, кемнеңдер гомерен саклап калу игелекле гамәл дип саныйм. Үз гомеремдә 80 мәртәбә кан бирдем. Аена икешәр тапкыр тапшырганым очраклар да булды. Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул яшь чакта. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым», — дип сөйли  ул.

-Кешеләрне исән, сау-сәламәт килеш күрүдән тәм алып яшим. Яшьләргә кан бирүдән курыкмаска кирәк, кемгәдер гомер бирү үзе бер батырлык бит, — ди Россиянең Мактаулы доноры Анастасия Кукина.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев