«Җәмле Җураш буйларында» фестиваленең Гран-при иясе билгеле
Хәбәрләр

«Җәмле Җураш буйларында» фестиваленең Гран-при иясе билгеле

«Җәмле Җураш буйларында» керәшен мәдәнияте онлайн-фестиваль буларак оештырылды.

Онлайн-фестивальдә республиканың Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Тукай, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт районнарыннан керәшен коллективлары катнашты.

Жюри членнары – Менделеевск керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова, шул районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова, Менделеевск шәһәренең халыклар дуслыгы йорты директор Фирүзә Габдрахманова. Алар һәр төбәкнең үз җыру-биюләрен үз эченә алган 41 чыгышны карап чыгып, бәяләделәр.

Фестиваль 3 номинациядә уздырылды:

– «Фольклор ансамбль»;

– «Халык биюе»;

– «Вокал» (солистлар)

Керәшен культурасының төбәкара V «Җәмле Җураш буйларында» фестиваленең Гран-при бүләгенә Мамадыш районының Комазан башы авылыннан «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле лаек булды.

Гран-придан тыш, призлы урыннар билгеләнде, ансамбльләр һәм солистлар диплом белән дә бүләкләнде.


Нет комментариев