Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәмле Җураш буйларында» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

«Җәмле Җураш буйларында» керәшен мәдәнияте онлайн-фестиваль буларак оештырыла.

Фестиваль традицион мәдәниятне һәм аның төрле үзенчәлеген саклау, аны халыкка күрсәтү максатыннан үткәрелә. Конкурсны оештыручылар – Менделеевск районының үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм җирле керәшеннәр оешмасы.

Катнашучылар 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр фестивальне оештыручыларның электрон почтасына (mend.cks@mail.ru) гариза һәм иҗади номерларына төшерелгән видеога ссылка (Яндекс диск, Облако Mail) җибәрергә тиеш. Видео горизонталь форматта булуы мөһим.

Фестиваль 3 номинациядә уздырыла:

– «Фольклор ансамбль»;

– «Халык биюе»;

– «Вокал» (солистлар)

Фестивальнең лауреатларын 20 ноябрьдә билгелиячәкләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (85549) 2-07-32.

Фотода 2023 елны Гран-при бүләген алган Мамадыш районындагы Дүсмәт авылының «Җиңгәчәйләр» керәшен халык ансамбле (җит. В.Спиридонов).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев