Җыр тиздән дөнья күрәчәк
Талантлы, яшь җырчы Алина Ахметшина-Майорованың тиздән яңа стильдәге "Тихо гуляй, мой милай" керәшен җыры дөнья күрәчәк. Алина үзенчәлекле клип та төшерергә ниятли.
“Керәшеннәр арасында үскәч, алар миңа бик якын. Бу җырны мин бер ел туй-банкетларда җырлап йөрдем. Тиздән яраткан тамашачыма да тәкъдим итәчәкмен. Яхшы бәя бирерләр дип уйлыйм” диде Алина “Туганайлар”га.
Нет комментариев