Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Евдокимова: "Хәзерге вакытта яшьләр йолалар белән кызыксынмый"

Бүгенге көндә керәшен яшьләре нинди хыяллар белән яшиләр? Аларның иң зур проблемасы нинди? Югары белем алу кирәкме-юкмы? Аның өчен кайсы илне сайлар иде? Йолаларга, гадәтләргә карашлары? “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәтенә мөнәсәбәтләре?

Алёна ЕВДОКИМОВА, Яр Чаллы шәһәре керәшен оешмасы бүлегенең яшь активисты, "Айбагыр" керәшен этнолагерының педагог-оештыручысы:

– Бүгенге керәшен яшьләре бик актив түгел. Аларны төрле очрашуларга, чараларга җыю өчен күп көч куярга кирәк. Яшьләрнең күбесе хәзерге вакытта акча эшләргә, куйган максатларына ирешергә тырыша. Халкына ярдәм итү өчен үзеннән өлеш кертү икенче планда кала. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте, әлбәттә, кирәк. Бу оешмага студентларны җәлеп итүе җиңелрәк, чөнки аларның бераз буш вакытлары бар. Тик күбесе, укудан тыш, акча эшләү өчен эшкә урнаша, шуңа да җәмәгать эше арткы планга күчә.

Керәшен яшьләре хәрәкәтен тагын да җанландыру өчен, чаралар, квестлар үткәрергә кирәк дип уйлыйм. Шул вакытта егетләр һәм кызлар тартылачак, үзләренә дә кызык булачак.

Белем алу өчен мин Англияне сайлар идем, чөнки мәктәптә инглиз телен яратып укыдым. Бу фән бик ошый иде.

Керәшен йолаларын саклап калу безгә, яшьләргә бәйле. Хәзерге вакытта яшьләр йолалар, гадәтләр белән кызыксынмый, хәтта олыларның да күбесе йолаларны хәтерләми. Шуның өчен керәшен йола-гадәтләрен саклап калу авыр булачак. Мин үзем инде ничәнче ел “Айбагыр” этнолагерында эшлим һәм балаларга шушы йолаларны уен форматында җиткерергә тырышам.

Тормышта  зур проблемам юк, машинам, торыр урыным бар. Акча бар нәрсәгә дә җитсен өчен берничә сферада эшлим. Хәзерге көндә югары белем алу кирәк дип санамыйм. Башта безне мәҗбүр итәләр иде. Танышларымның күбесенә аның кирәге чыкмады, хәтта кайберәүләр үз һөнәре буенча да эшләми. Минемчә, иң мөһиме, практика. Кеше үзе эшләп карап, барысына да төшенә. Миңа юрфакта уку бик ошады, ләкин ул сферада күпмедер эшләп карагач, минем һөнәр түгел икәнен аңладым. Үземә ошаган башка шөгыль таптым һәм күңелемә якын булган эштә эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев