Албайдан Раиса Кибякова ерак әбисеннән калган калпакны кадерләп саклый
Карендәшләребездә 100 еллык тарихы булган, әбиләреннән калган бизәнү әйберләрен, күлмәкләр бар. Мамадыш районының Албай авылында яшәүче Раиса Кибякованың өендә шундый кадерле мирас саклана.
Күп гасырлар буе кием-салым һәм көнкүреш әйберләре кеше яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның һәркайсының тарихы бар. Әби-бабаларыбыздан калган мирас: сөлге, кулъяулык, шәл, мендәр тышлыклары, тәре аллары, киемнәр. Безнең максат гаиләләрдә сакланган әлеге кадерле әйберләрне барлау, алар белән танышу. Йола-гадәтләребезне, кием-салымны өйрәнү. Әби-бабаларыбыздан калган мирасны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү, өлкәннәребезгә булган ихтирамны белдерү.
Албай авылыннан Раиса Кибякова ерак әбисеннән мирас булып калган калпакның фотосын редакциябезгә юллады.
«Гомер буе үз халкым дип җан атып яшим. Әнием — Мария Савельева (1921 — 1976). Әниемнең әнисе Агафия Трофимова (Степанова) (1893 — 1968). Әниемә калпак та, беләзекләр дә әнисеннән калган. Миңа әнидән калды.
Ерак әбиемнән килгән мирасны бик кадерләп саклыйм. Ул чыгышы белән Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан булган. Мамадыш районының Югары Әрнәш авылына килен булып төшкәндә шушы калпакны кигән. Өр-яңа кебек саклана. Кулдан чигелгәнме, машина беләнме анысын аерып та булмый. Бик матур», – дип язды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев