Албайда яшәүче Елизавета Кирушина газетабыз турында шигырь язган
Кирушиннар гаиләсе Мамадыш районының Албай авылында яши.
“Бердәнбер керәшен газетасы “Туганайлар"ны гаиләбез белән яратып укыйбыз. Матур һәм тату яшәүче гаиләләр, уңыш алдынгылары, терлекчеләр, гади кешеләр, авыллар турында укуы аеруча рәхәт”, – ди Елизавета Васильевна.
Туганайлар
Яздырабыз һәм укыйбыз.
Яратып бик күп еллар.
Эчтәлеге бик тә әйбәт
Яктыртыла бар дөнья.
Керәшен дөньясы бигрәк.
Күңелгә якын тоела.
Танышабыз керәшеннәрнең
Иң асыллары белән.
Котлау мөмкинлеге дә бар.
Туган көннәре белән.
Язылмаганнар язылсын,
Укымаган укысын.
Яхшы яктан гына даны
Бар дөньяга таралсын.
Тиражы гел артып торсын
Һәр санын көтеп алыйк.
"Туганайлар" гәҗитенә
Тугры булып калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев