Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полянлылар: «85 яшьлек әни дә солдатка оекбаш бәйли» (видео)

Районнарда солдатларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, оекбашлар бәйләү акциясе дәвам итә.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чулпы" керәшен фольклор ансамбле җырчылары махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән, кичләрен җыелып, җон оекбашлар бәйли. Бу хакта авыл мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова хәбәр итеп, фото һәм видеолар белән дә уртаклашты. 

– Безнең балалар зарлана белми инде алар, барысы да яхшы китүчеләребезнең. Авыл кешесе дә күп булышты. Егетләребезнең аяклары туңмасын, дип бәйлибез. Шулай ук, бу эштэ ярдәм күрсәткән Татьяна Большаковага, Мария Большаковага, Александра Александровага, Ольга Елисеевага, Роза Елисеевага, Валентина Ефремовага, Елизавета Кибяковага, Лидия Захаровага бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эш эшләве рәхәт кенә, иң мөһиме, дөньяларабыз тынычланып, егетләребез исән-имин кайтсыннар, – дип сөйли ул. 

Фото, видео: Лариса Кибякова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев