Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак халатлы шәфкать туташы

Казан шәһәренең 7нче клиник больницасына караган 3нче хатын-кызлар консультациясе врачы Лариса Догадина-Гордеева – тәҗрибәле врач, хатын-кызларга якын киңәшче. Күп кенә яшүсмер кызларга дөрес юл күрсәтүче, аларны ялгыш адымнардан саклаучы

Кечкенәдән врач булырга хыяллана Лариса. Бер көнне врачлы уйнаса, икенче көнне –укытучылы, аннан кибетчеле уйнап карый. Барлык балалар кебек инде.

5нче класста укыганда инглиз теле фәнен яхшы үзләштерүне максат итеп куя. Педагогик юнәлешле класста укып, инглиз теле укытучысы булу теләге матур хыялга әйләнә. Түбән Кама шәһәренең 21нче мәктәбендә белем бирүче чит тел укытучылары Ларисадан яхшы укытучы чыгачагына тамчы да шикләнми.

Ләкин язмыш дигәнең балачак хыялын башка якка борып җибәрә. 10нчы класста укыганда кышны шәһәрдә уздырырга дип, авылдан килгән ерак әбисе көтмәгәндә якты дөнья белән хушлаша. Яшүсмер кыз әбисенең  үлемен авыр кичерә. “Өйдә генә торып дәвалаучы, янында тиешле ярдәмне вакытында күрсәтүче булса, Мәтернә әбисе әллә үлмәгән дә булыр иде”, дип уйлый ул. Өйдә үз врачың булуы бик кирәк икән бит! Мәктәптә “5”ле билгеләренә укучы кыз химия, биология фәннәрен тагын да тырышыбрак өйрәнә башлый. Дәресләргә ныклап әзерләнә, аңлап бетерә алмаган материалны репетитор ярдәмендә үзләштерә...

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Ижевск дәүләт медицина академиясенә укырга керә. 1-2 балл җитмәү сәбәпле, бюджет исәбенә укыячак студентлар арасына эләгә алмый. Әтисе, өч кызына да югары белем бирүне үз бурычы итеп санаган Николай дәдәй бераз кәефе киткән кызына борын салындырырга ирек бирми: “Без түләрбез, аптырама. Тик син тырышып укы!”. Үзенә максат куярга өйрәнгән кыз монда да үҗәтләнеп укый. 2-3 сессиядә имтиханнарны “5”леләргә генә биреп, алга таба укуын бюджет исәбенә дәвам итүгә ирешә. 

Вузны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Лариса Түбән Кама шәһәрендәге хатын-кызлар консультациясендә хезмәт юлын башлый. Бер-ике ел эшләгәч, кияүгә чыга. Ире Сергей Викторович белән ике ул үстерәләр. Прокуратурада хезмәт итүче Сергейга хезмәте буенча югарырак урынга күтәрелү мөмкинлеге туа – аңа Казанга күчәргә тәкъдим итәләр. Алар туган шәһәрләрен калдырып, башкалага килеп урнашалар...

Бүген Лариса Николаевна Казан шәһәренең 7нче клиник больницасына караган 3нче хатын-кызлар консультациясендә эшли. Лариса Николаевна – пациентлары хөрмәтенә лаек булган беренче категорияле врач.

“Беренчедән, үз эшенең остасы. Икенчедән, мондый ачык, яхшы күңелле врачларны күргәнем дә юк иде”.

“Ул – иң яхшы врач һәм искиткеч кеше. Авыруларына хөрмәт белән карый, ягымлы сөйләшә, сабыр гына аңлата. Бик күп врачларга үрнәк булырлык.”

“Аның дөрес күрсәтмәләре аркасында йөклелек чорым яхшы узды. Ул һәр анализны җентекләп өйрәнә, снимокларны игътибар белән озаклап карый, аңлаешлы телдә киңәшен җиткерә. Ул врачка туры килүемә чиксез шатмын.”

“Ничә гинекологта булдым, дөрес дәваны Лариса Николаевна гына тәкъдим итте. Файдасы булды, рәхмәт аңа. “Сорауларыгыз булса, килегез!”– дип кенә тора”.

Пациентлар тарафыннан әйтелгән шушы сүзләр үзләре генә дә Лариса Догадина-Гордееваның чын профессионал икәнен аңлата.

Лариса яхшы врач кына түгел, уңган хуҗабикә дә әле. Пешерергә оста, тәртип ярата. Өстендәге килешле, заманча киемнәрен бер җирдән дә таба алмассың, чөнки ул аларны үзе тегә. Әниләре Лена түти бик матур итеп киендереп үстерде шул аларны. Пальто-курткаларга хәтле үзе текте, күлмәк-чалбарларны әйтеп тә торасы юк. Халыкча әйтсәк, балаларын курчактай йөртте.

Шәһәр җирендә үскән, рус мәктәбендә укыган Лариса: “Пациентларым арасыннан русча авыр аралашучылары белән татарча сөйләшә башлагач, аптырап калалар”, – дип көлә. Әти-әнисе Владимир авылыннан булган бу керәшен кызына эш дәверендә төрлесен күрергә туры килгән. Шуңа да аның теләге бер генә: хатын-кызлар тормышта тәртипле һәм сәламәт булсын. Чөнки сәламәт анадан гына сәламәт балалар туа.

Гомеренең кырыгынчы җәен каршылаучы Лариса Николаевнага алдагы тормышында – өстендәге ак халатыдай якты киләчәк, рәхмәтле пациентлар һәм яхшы хезмәттәшләр насыйп булсын.

 

Лидия ПАСЫЕВА.

Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев