Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Агроном Олег Михайлов: «Әти-әнием эшен дәвам итүне мәртәбә саныйм»

Зәй районында тырыш, үз хезмәтенә бирелеп эшләүчеләр күп.

Шундый уңган, үз һөнәренең остасы булган агроном Олег Умнов турында аерым сөйләп үтәсе килә.

Олег Михайлович – бүгенге көндә “Зәй” агрофирмасының баш агрономы. Районда әлеге хуҗалык кырларыннан иң зур - бөртеклеләрнең бер гектарыннан - 53, шикәр чөгендереннән 490 центнер уңыш алынуы билгеле. Бу исә баш агрономның һәр эшне үз вакытында, тиешле дәрәҗәдә оештыра алуына турыдан-туры бәйле.

Олег Умнов һәрчак безне нәтиҗәле хезмәте белән сөендерә. Аңа тапшырылган эшнең җиренә җиткереп үтәләсенә шикләнмибез. Башкаларны да аннан үрнәк алып эшләргә чакырабыз, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, Олег Михайлович Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Рәхмәт хатына һәм башка бик күп Мактау грамоталарына ия.

Олег, районыбызның Туңылҗа авылында туып-үскән егет буларак, туган ягы кырларын кече яшьтән үз иткән, биредәге кайсы басуда нинди культураның уңасын өлкән буын тәҗрибәсеннән чыгып өйрәнгән. Ул 1982 елда, туган авылы мәктәбен тәмамлауга, тракторга утырып кыр эшләрендә катнаша башлый. Егетнең югары белем алу теләге дә зур була, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.

Әтием Михаил Трофимович механизатор, машина йөртүче булып хезмәт куйды, мин дә кече яшьтән аның белән кырларда трактор, машинада йөреп үстем. Шуңа да нинди һөнәр сайлау дигән сорау тууга, агрономлыкны сайладым. Әнием Мария Захаровна да хезмәт юлын терлекчелектә үткәрде. Әти-әнием авыл хуҗалыгы тармагына кул хезмәтләрен керткән кешеләр буларак, аларның эшен дәвам итүне мәртәбә дип саныйм, - ди Олег.

Әйе, Олег Умнов армия хезмәтен тутырып кайткач, югары белем алып бетерә һәм туган авылында “Якты йолдыз” колхозында баш агроном булып эшли башлый. Әмма тормыш таләпләре аны беркадәр бу һөнәрдән читләшеп торырга этәрә. Авыл егете буларак, балта остасы һөнәрен дә яхшы белгән егет төзелеш эшләрендә дә үзен сыный, шәһәрдә сәнәгать предприятиеләрендә дә эшләп ала. Әмма кече яшьтән күңел беркеткән һөнәр аны кабат җиргә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә тартып китерә. 2015 елдан ул “Зәй” агрофирмасында агроном булып эшли башлый, ә 2019 елдан баш агроном вазифасына билгеләнә. Бу хезмәттә аның өчен иң куанычлысы – язын яхшы шытым биргән иген кырлары, ә көзен тук башак-лы икмәк басулары, зур булып үскән чөгендер дәрьялары.
Әлбәттә, игенчелек, үсемлекчелектә соңгы нәтиҗәләр агрономның һәр эшне үз вакытында оештыра белүенә бәйле. Монда техниканың тиешле әзерлеге дә, механизаторлар белән бер-береңне аңлап эшли белү дә зур роль уйный. Олег Умнов һәрберсенә юл таба, үтемле сүзен җиткерә белә.

Ә кырлардагы хезмәттән талчыгып кайтканда аны гаиләдә кайнар аш, якты йөз белән сагынып көтеп торалар. Яхшы эш өчен монысы да бик мөһим. Тормыш иптәше Тәслимә белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары – Чаллыда билгеле табиб, кызлары – банк хезмәткәре, ә кечесе Денис әтисе һөнәрен дәвам итеп авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлаган. Бүген ул – “Зәй” агрофирмасының алдынгы инженер-механигы. Умновлар гаиләсе Туңылҗада төп нигездә Олегның әнисен тәрбия кылып күркәм тормыш итәләр.

Шул рәвешле, Олег – мул уңыш алу серен белүче агроном булуы өстенә, үрнәк гаилә башлыгы булу серләрен дә үзләштергән ир-егет солтаны.

Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары

Александр Тимофеев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев