45 елдан артык тарихы булган «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбле авылының җыруларын саклый
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы клубы каршында эшләп килүче «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбле белән таныштырабыз.
«Мәлкәнәй» ансамбле 1977 нче елда Иске Мәлкән авылы мәдәният йортында оешып китә. Коллективны оештыручылар, ул вакыттагы мәдәният йорты директоры Чернова Тамара Порферьевна һәм сәнгать җитәкчесе Любовь Борисовна Тюкменова. 2000-2016 елларда ансамбльнең җитәкчесе Лариса Әхмәтшина булды. Коллективның бүгенге җитәкчесе — Светлана Упаева.
«Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбленда халык традицияләренә, халык җыруларына тугрылыклы кешеләр шөгыльләнә. Кырык ел эчендә берничә буын үзгәрә. Ансамбль составында төрле һөнәр ияләре: укытучы, сыер савучы, сатучы, пешекче, тәрбияче, китапханәче, клуб хезмәткәрләре, пенсионерлар бар. Коллектив репертуарында керәшен халык җырлары: туй җырлары, такмаклар, Мәлкән авылы җырлары (җирле җыручылар — Назарова Олимпиада, Асанова Татьяна, Львова Елена, Петрова Валентина, Шабаева Анастасия, Ингамова Нина сүзләреннән язып алынган) һәм җирле фольклор йолалары — «керәшен туе», «Нардуган», «Тройсын», һ.б. «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбле репертуарында шулай ук Россиянең төрле төбәкләренең дә традицион фольклор әсәрләре, заманча эшкәртмәдә халык җырулары да бар. Шулай ук Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова, Галина Казанцева репертуарыннан җырларны яратып башкара.
Коллективның төп бурычы — Яңа Мәлкән авылының җыр культурасын һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, керәшен халык җыруын, гореф-гадәтләрен пропагандалау. Коллективта актив, инициативалы кешеләр шөгыльләнә, алар халык җыруларын яраталар, күңелләре белән ял итәләр, чөнки "җыр аккан Җирдә яшәү җиңелрәк«дигән девиз астында яшиләр.
1970 нче еллардан башлап Минзәлә төбәгенә керәшен культурасын өйрәнү буенча берничә мәртәбә экспедицияләр килә. Соңгы экспедицияләр: 2016 елда Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары, 2017 елда Геннадий Макаров, Флера Баязитова, Рөстәм Галиуллин катнашында, Санкт-Петербургтан Наилә Юнисовна Альмеевалар була.
1972 елда «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбле Казанга телевидениедән чыгыш ясау һәм тавыш яздыру өчен чакырыла. Аларның чыгышларын телевидениедән берничә тапкыр күрсәтәләр. 1979 елдан район һәм зона үзешчән сәнгать смотрларында катнашалар.
2000 елда «Гаилә елы»на багышланган республика бәйрәмендә безнең ансамбль Минзәлә шәһәрендә керәшен туен күрсәтә һәм ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул ук елны безнең ансамбль «Карендәшем-асыл бизәгем!» республика керәшен фестивалендә катнаша. 2002 елда «Мәлкәнәй» ансамбле «Айбагыр» балалар ансамбле белән бергә Минзәлә шәһәрендә Мәдәният йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевны каршы ала. 2013 елда «Айбагыр» һәм «Мәлкәнәй» ансамбльләре катнашучылары белән «Кульяулыгым» җырына клип төшерелә.
Ансамбль Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында, район мәдәният йортында уздырыла торган күп кенә чараларда, район халык иҗаты смотрларында һәм Республика халык фольклоры фестивальләрендә актив катнаша. Әлеге смотрларның лауреатлары һәм дипломантлары булдылар.
Хәзерге вакытта ансамбль шәһәр, район һәм республика дәрәҗәсендә танылу алды. Үзенең эшчәнлеге чорында «Мәлкәнәй» район мәдәният бүлегенең, район хакимиятенең, ТР Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләнә, ТР Минзәлә районы, ТР Мамадыш районы, ТР Актаныш районы, ТР Сарман районы, Мөслим районы администрацияләре башлыкларыннан Рәхмәт хатлары ала.
2013 елда — Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада чыгыш ясый.
«Мәлкәнәй»не Минзәлә районында гына түгел, хәтта республикадан читтә дә беләләр. 2017 елдан безне Мамадыш районының Җөри авылында уза торган «Питрау»республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә чыгыш ясыйлар. 2017 елда — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Соңгы елларда үткәрелә торган «Җәмле Җураш буйларында», «Җәшнә кояш җалтыра», «Уйнагыз, гармуннар» кебек республика фестивальләрендә катнаша. Республикабызның төрле почмаклары буенча концертлар белән йөриләр. Гастрольләр: Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Алабуга, Актаныш, Сарман районы, Мөслим районы, Менделеевск районы һәм Минзәлә муниципаль районы авыллары.
2018 нче елда «Мәлкәнәй» фольклор ансамблена ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан, иҗат эшчәнлегенең тотрыклы югары нәтиҗәләре өчен, «халык фольклор коллективы» исеме бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев