Казанда Россиядә иң зур йөгерү бәйрәме - «Милләт кроссы» узачак
Хәбәрләр

Казанда Россиядә иң зур йөгерү бәйрәме - «Милләт кроссы» узачак

10 нчы октябрьдә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә Россиядә иң зур йөгерү бәйрәме - «Милләт кроссы» узачак

 Анда 10 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә. «Милләт кроссы» трассасы «Ак Барс Арена» территориясе тирәли узачак. Программада 1 чакрым, 2 чакрым һәм 3 чакрым дистанциягә йөгерү каралган.

Ярышлар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак: мәйданчыкка кергәндә һәр катнашучының тән температурасын үлчәячәкләр, бөтен мәйданчыкта кулларны антисептик белән эшкәртү нокталары урнаштырылачак.

Спорт бәйрәмендә катнашу өчен мандатлы комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көннән алып 9-нчы октябрьгә кадәр ул Ташаяк урамы, 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадионда эшләячәк. Ярышта катнашучы буларак 10-нчы октябрьдә - ярышлар көнендә дә 8.30-дан 9.30-га кадәр «Ак Барс Арена» стадионында теркәлергә мөмкин булачак.

 

Фото: kzn.ru

 


Нет комментариев