Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Татарстанның халык артисты Николай Дунаевның безнең арадан киткәненә бүген бер ел тулды

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов күңеленә бар дөнья сыйган карендәшебез, танылган артист Николай Дунаевка бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

 

— Үткән елның 3 маенда, — Николай Ивановичка 85 яшь тулган көнне — мин аны бакчага алып киттем. Безнең бакчалар бер тирәдә — Идел аръягында. Авырганнан соң бераз терелә башлаган, таякка таянып йөри иде. Өеннән кереп алдым һәм бакчадан соң өенә кайтарып куйдым.

Юлда сөйләшеп бардык. Аңа керәшеннәрдән кемнәрдер шалтыратты. Сөйләшүләреннән, Наил абый биргән акчага кайсыдыр авыл зиратының коймасын тотканнарын аңладым. 

— Наил абый, кемнәр шалтырата, — дип сорадым.

Ул менә шундый-шундый кешеләр шалтырата, аларга акча биргән идем ди. 5 сум дип сөйли инде миңа.

— Ничек инде 5 сум гына, Наил абый, — дим мин моңа.

— Юк ла, — ди ул, — 50 мең.

— Бик изге эш эшләгәнсез, Сезнең кебек кешеләрдән үрнәк алырга тиешләр, — дим.

— Алар рәхмәт әйтәләр. Акча калган, шуны кире бирикме диләр? И, җүләрләр (яратып әйтүе инде), мин аны кире алырга тиешме инде, җә?! Нинди нәрсәләр кирәк, шуңа тотыгыз. Калган эшләрегезне эшләргә кирәк булса, тагын сорагыз дип әйттем, — дип сүзен дәвам итте ул.

Менә шундый киң күңелле кеше иде Наил абый. Аның чын балыкчы булганын да әле күпләр белмидер. Камал театрында да өлкәннәр арасында иң оста балык тотучы иде ул. Иделдә балык тотып керә дә, шалтырата: «Сиңа балык кирәкме? Кирәк булса, су буена төш, мине каршы ал». Балык өчен син аңа акча бирәсең, ә ул алмый. «Наил абый, син бит җим аласың, суалчаннар аласың, ипи аласың, башкасын аласың. Ничек инде балыкны бушка бирәсең», — дип әйтеп тә карыйсың. Ә Наил абый: «Күп сөйләшеп торсаң, балыкны кире алам», — дип ачулана. Биргән балыгы өчен сары 10 сумлык кына ала иде — кул арты китмәсен дип. Беркайчан да акчага сатканын күрмәдем. Балыкны ыслый да, тозлый да иде.

Аның киң күңелле булуына гаҗәпләнми идек. Берсендә шулай, Уфада гастрольдә йөргән чагыбыз Пасхага туры килде. Безнең «Гөргөри кияүләре» төркемен иртәнге ашка чакырып сыйлап чыгарды ул. Күкәйләр, ашлар пешкән, тавык итләре туралган, табында бөтен әйбер бар. Наил абыйның шул чагында безне Пасхада сыйлавы хәзер дә күз алдымнан китми... Элек без, артистлар, гастрольдә йөргәндә ашарга үзебез пешерә идек. Кәстрүлләр, плиткалар, савыт-саба, кашыкларны үзебез белән алып йөри идек. Ташкент кебек ерак җирләргә йөргәндә дә үзебез белән алып бардык.

Шул соңгы очрашуыбыз булган 3 майда, «кайтыр чак җиткәч килеп алырмын» дип, Наил абыйны бакчасына илтеп куйдым. Вакыт җиткәч, барып алыйм дип чыксам, үзе килеп ята. «Миңа бит әзрәк хәрәкәтләнергә кирәк», — ди...

Балык белән бәйле тагын бер истәлекне сөйләп үтим әле. Бакча йорты түбәсен, шифердан соң, ондулин белән яптырды ул. Яңгыр яуса да ишетелми торган материал. Түбә ябучылар килә. Эшлиләр. Арадан бер үткенрәге: «Сине балыкчы дип әйтәләр. Балык та ашатканың юк», — дип теленә салыша. Үзе балык тотарга китсә, эш тәртибе бетәр дип шикләнгән Наил абыйны да тынычландыра: «Юк, юк, бөтенесе тәртиптә булыр. Әйберләрне читкә ыргытмабыз».

Наил абый елга буена китә. Аның 30 килога якын балык тотып кайтканын күреп, тегеләрнең күзләре шар була...

2-3 кенә балык тотса, ул аны балык тотуга санамады да.

Марсель абый Сәлимҗанов исән чакта да кыш көннәрендә театрдан машина белән балыкка бара идек. Бар шундый кешеләр, аңа балык эләгә, әмма беркемгә дә белгертми. Ә Николай Иванович — башка! Күреп тора — безгә балык капмый. «Кил монда, менә монда бозны тиш тә, шунда утыр», — дип балык каба торган җиргә чакырыр иде безне. Мин үзем балыкчы түгел, Наил абый кармагын да, башкасын да бирә, өйрәтә. Бик ярдәмчел иде. Урыны оҗмахта булсын.

Наил Дунаевның 50 еллык юбилеенда аның туган ягы Зәйгә кайтуыбыз туында да сөйлим әле. Районда гастрольләрдә йөрдек. Район җитәкчесе Рәшит Хәмәдиев, тагын бер завод директоры (исеме истә калмаган) безне бик нык хөрмәт иттеләр. Кайларда гына йөртмәделәр. Соңыннан, барыбызга да бүләкләр биреп озаттылар.

Анда ниндидер бер күлне күрсәттеләр. Имеш, ул урында ниндидер шармы-нәрсәме төшкән дә, күл хасил булган. Күлгә су агып тора, ә суы кимеми дә, артмый да.

Соңгы кичне Зәйдә уйныйбыз. Клубка килеп кердек. Бер чатта шундый күп бүләк — холодильниклар, телевизорлар, кер юу машиналары... Без шаккаттык. «Наил абыйны шулкадәр зурлаганнар. Бу бүләкләрне алып кайтыр өчен үзенә бер машина кирәк», — диешәбез.

Ә ул бүләкләр Наил абыйга гына түгел, ә барлык артистларга да икән. Холодильник бирү өчен Вера апа Минкинаны чакыралар. Вера апа сәхнәгә роль уйнагандай чыкты — артына авып китә язды. Нәҗибә апага да холодильник, Фирдәвес Хәйруллинага — телевизор, Дания апага — кер юу машинасы. Артистка Фәридә Сафинага һәм миңа да 5әр метрлы матур «дорожка» бирделәр. Өйләрендә ремонт булгач, Марсель Хәкимович иске келәмен миңа биргән, аны алып кайтып, юып бакчага җәйгән идем. Чын келәм! Хәзер дә истәлеге итеп бакчада тотабыз. Рәшит Сәетович белән сәхнәдә утыручы Марсель абый миңа борылды да, шаяртып пышылдый: "Коверны китерерсең, минем коверны китерерсең...

Киткәннәрнең, китсәләр дә күңелебез истәлекләрендә тере килеш сакланучыларның җаннары оҗмахта булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев