Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Журналистлар халык сәнгать һөнәрчелеге буенча осталык дәресләрендә катнашты

«Туганайлар» газетасы редакторы Юлия Губина да үзен бу эштә сынап карады.

Бүген, 13 январь, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында журналистлар өчен осталык дәресләре булды.

Россия матбугаты көнендә Татарстан журналистлары халык сәнгать һөнәрчелеге юнәлешләре буенча осталык дәресләрендә катнашты. Алар өчен өч юнәлешнең берсен сайлау мөмкинлеге булды: калфак яки шоппер тегү, керамика, рәсем сәнгате.

Рәсем сәнгате буенча мастер-класста катнашкан журналистлар бу эшнең күңелгә тынычлык бирүен һәм сабырлык таләп итүен әйтте.

(Фотода: Юлия губина)

Техникум хезмәткәрләре журналистлар өчен экскурсия дә оештырган иде. Агачтан чокып ясау, асылташлар эшкәртү, зәркән эшләнмәләр ясау, дизайн дәресләре уза торган бүлмәләрне, студентларның эшләрен күрсәттеләр.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, Фәрит Мөхәммәтшинның ел саен журналистларны бәйрәм белән котлавы матур традициягә әверелде.

«Безгә журналистлар династияләренә игътибар итәргә кирәк. Аларны күтәрергә, халыкка күрсәтергә кирәк. Башка һөнәрләрдәге династияләрне күрсәтәбез, журналист булу да бик зур җаваплылык. Династияләрнең дәрәҗәсен күтәрәсе, рәхмәт әйтәсе килә», – диде ул Россия матбугаты көненә багышланган очрашуда.

Ул журналистларга «хезмәттәшләр» дип мөрәҗәгать итте. «Бердәм булып, бер эш эшлибез, Республиканы күтәрәбез, халыкның тормышын җиңеләйтергә тырышабыз. Сездән башка бу эшне эшләп булмый», – диде ул. 

Чыганак: Илүзә Ибраһмова, Татар-информ
Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев