Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының Якты Күл авылы “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район авыл мәдәният йортлары арасында “Әйлән-бәйлән” фестивале уза. Якты Күл авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр “Көзге Кузьма Демьян” халык фольклор бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтте.

Йорт хуҗабикәсе күршесе белән бергә әлеге бәйрәменең нәрсә аңлатканын, ни өчен һәм кайчан билгеләп үтелә башлаганын сөйләделәр. Утырмага килүчеләр халык җырларын җырладылар, биеделәр, уен коралларында уйнадылар.

«Әлбәттә, нинди халык бәйрәмнәре уен-көлкесез, шаяртуларсыз узсын инде! Чарада катнашучылар барысы бергәләп «Боярлар, без сезнең янга килдек», «Йомгакны чорна», «Иң көчле» уеннарын уйнады. Ә тимерчеләр Кузьма һәм Демьян хезмәт һәм авыл турында халык мәкальләрен искә төшерделәр. Чарада катнашучыларга актерлык осталыгы, авылның мәдәни тормышында актив катнашулары өчен зур рәхмәт белдерәбез», — ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

Бәйрәмдә өлкән буын белән бергә балалар да катнашты. Бу — йола, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә дигән сүз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев