Урманнарга кермәскә
7 июльгә кадәр Татарстанда халыкның урманга керүе чикләнә.
Бу чикләүләр, Азнакай, Алабуга, Арча, Баулы, Болгар, Буа, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Әгерҗе, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Идел буе урман хуҗалыклары чикләрендәге урман фонды территорияләренә кагыла.
Прогнозларга караганда, республикада бу араларда эссе көннәр күзәтелә. 6 июльдә көндез һава температурасының — 30 градуска, ә 7-9 июльләрдә 31 градуса кадәр күтәрелүе көтелә.
Республика "Гидрометцентр"ы мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанда шторм куркынычы игълан ителгән. Бу 10 июльгә кадәр урманнарда янгын куркынычы югары булуга бәйле рәвештә эшләнә.
Республикада шторм куркынычы бу яздан башлап инде унынчы мәртәбә игълан ителә. Аның беренчесе 13-20 апрельдә иде. Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарыннан кайберләрендә гадәттән тыш янгын куркынычы фаразлану аркасында, соңыннан ул 21-26 апрельгә һәм 27 апрель-2 майга кадәр озайтылды.Өченче кисәтү — 3-10 майда, дүртенчесе — 11-19 майда, бишенчесе 20-29 майда, алтынчысы — 30 май-5 июньдә, җиденчесе — 6-12 июньдә. Сигезенче мәртәбә 13-23 июньдә, тугызынчысы 24 июнь-3 июльдә булды.
Республикада көннәрнең болай эссе торуына көнбатыш антициклон тәэсире сәбәп икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев