Татьяна Ефремова: «Әгәр дә җиңү өчен көч сынашмасаң, нигә конкурска барып торырга?!»
Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсының гран-при иясе кем икәнен Салават Фәтхетдинов һәм Зөлфия Авзалова игълан итте. Гран-при иясе – Татьяна Ефремова!
Татьяна Ефремова Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре – 2016» титулы иясе. Әле ике көн элек кенә Казахстанда «Voice of Turan» бәйгесендә җиңү яулап кайткан яшь җырчы кызыбыз.
Гала-концерттан соң, Татьяна Ефремова белән әңгәмә дә корып алдык.
– Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган бәйге-фестиваленә ничек әзерләндегез?
– Мин бу бәйгедә быел икенче тапкыр катнаштым. Конкурска әзерләнә башлаганчы, Әлфия Авзалованың биографиясен укып чыктым. Концертыннан видеолар карадым, интервьюларын тыңладым. Минем уйлавымча, әгәр син берәр кеше исемендәге конкурста катнашасың һәм син ул шәхес белән якыннан таныш түгелсең, аның белән күрешеп өлгермәгәнсең икән, син аның характерын, җырларны ничек башкарганын белергә тиешсең. Минем өчен иң мөһиме – аның җырлавын тою, характерын белү һәм җитди итеп әзерләнү иде.
– Сайлау турларын үтүе авыр булмадымы?
– Аңа кадәр башта җырны сайлыйсың, җырны сайлаганнан соң конкурска видео-гариза җибәрергә кирәк. Шул видеоларны жюрилар карап, сайлап ала. Икенче этап инде жюри әгъзалары каршында, сәхнәдә узды. Өченче этап ул – гала-концерт, гран-при иясен белү. Әзерләнгәндә җиренә җиткереп әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә авырмы икәнен белмичә дә каласың. Сайлап алу турлары барганда башка чыгышларны карамыйм. Чөнки бөтен эмоцияңне үзеңнең чыгышыңда күрсәтергә тиешсең. Быел көчле конкурсантлар булганын да бик яхшы беләм, шуңа күрә сайлап алу турлары ничек узганын белмим. Минем өчен һәр чыгышым бик мөһим!
– Җиңү яулармын дип уйлаган идегезме?
– Әгәр дә җиңү өчен көч сынашмасаң, нигә конкурска барып торырга?! «Иң мөһиме – җиңү яулау түгел, ә анда катнашу» дигән фраза үзеңне яклау өчен уйлап чыгарылган. Һәркем анда җиңү яулар өчен бара! Һәм бу – әйбәт күренеш. Әгәр дә кеше җиңәм ди икән, ул яхшы репертуар, сыйфатлы материал әзерли. Бар шундый кешеләр – «Минем җиңәсем килә, ләкин әзерләнәсем килми», – диләр, мин андыйлар рәтендә түгел.
– Концерттан алган хис-кичерешләрегез нинди?
– Концерт бик ошады. Шундый масштаблы узды. Күп көч куелган концерт иде. Сыйфатлы музыка, утлар, зур экраннар…
– Җиңү яулый алмасагыз, кәефегез төшәр идеме?
– Әгәр җиңмәгән булсам да, мин бик бәхетле булган булыр иде. Чөнки Опера һәм балет театры сәхнәсендә басып торуы, бу концертта катнашу гына ни тора бит. Әгәр дә гомумән җырламасам да, тамашачы белән бергә шушы тамаша залында утырып карап торуым да күңелемә рәхәтлек өстәр иде!
– Әле сез өч көн элек кенә Казахстанда «Voice of Turan» конкурсында җиңү яулап кайттыгыз. Шул турында да сөйләп үтсәгез иде.
– Әйе, бу конкурс дүртенче тапкыр уза. Әзерлек эшләре бик озак барды. Июньдә видео-гаризамны җибәрдем. Россиядән ике генә кеше катнашты. Бу конкурска барлыгы 15 кеше узган. Алар һәрберсе төрле илләрдән. Һәрберебезгә казах җырларын бирделәр, миңа Казах халкының «Караторгай» җыры эләкте. Бу җыр Казахстанның атказанган артисты Димаш Кудайберген репертуарыннан.
– Сезгә конкурсларда катнашу ошыймы?
– Миңа бер журналист сорау бирә : «Сез менә танылган җырчы, ник бу конкурста катнашырга уйладыгыз?», – ди. Мин аңа бик зур рәхмәтле: ул мине «танылган» дип әйтте. Бөтен танылган җырчылар да җырлый алмый бит! «Танылган җырчы» сүзе ул әле безнең җырлый беләме-юкмы икәнен әйтми. Ә менә мондый конкурслар сине рәхәтләнеп күктән җиргә төшерә ала. Мондый конкурслар формада да тота, чөнки концертлар куйганда, мәҗлесләрдә чыгыш ясаганда, белгән җырларыңны кабатлап барасың. Ә монда башка ситуация, конкурста рәхәтләнеп кисәтү ясыйлар, киңәшләр бирәләр. Шуңа күрә, син нинди артист дип карап тормыйлар.
– Рәхмәт бик зур, Татьяна! Иҗат чишмәң саекмасын, моңлы тавышың белән безне сөендереп тор!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев