Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан керәшеннәре Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләргә юл тотты

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында нагайбәкләрнең культурасын өйрәнүгә һәм саклауга багышланган чаралар узачак.

Татарстан делегациясе составында республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәктә бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова бар. Шулай ук, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә тулы составта Чиләбе өлкәсенә юл тотты.

31 октябрьдә Фершампенуаз авылында «Көньяк Урал нагайбәкләре» темасына форум оештырылачак. Чара кысаларында нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең гаилә йолалары һәм традицияләре турында фикер алышу булачак. Кичен «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Гөргөри кияүләре +» спектаклен күрсәтәчәк.

1 ноябрь көнне Кассель авылында традицион «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы булачак. Биредә нагайбәк һәм керәшен халык ансамбльләре чыгыш ясаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев