Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж егете Степан дәүләт бүләге белән бүләкләнде

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы егете махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен медальгә лаек булды.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Сарсаз-Баграж авылы егете дәүләт бүләгенә — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды.

Степан узган көздә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Алгы сызыкта илебез иминлеге сагында торучы көчле егетләребезнең берсе ул.

Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый. Степан әлеге медальне Ватан иминлеген саклап яу кырында ятып калган егетләребезнең якты истәлеге итеп кабул иттем, ди.

-Волонтерларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безгә бик зур ярдәм итәләр, ныклы тыл булып торалар, — ди Степан.

Фотолар шәхси архивтан.

Чыганак

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев